Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бу атнага йолдызнамә

Кучкар Бу атнада теләгегезгә ирешерсез. Атна башында якыннарыгыз белән бераз аңлашылмаучанлык булып алыр. Ял көннәрендә кунакка чакырулары мөмкин. Үгезбозау Саләмәтлегезне саклагыз, салкын тидерү куркынычы бар. Кемдер сезне яратып бетерми шуның йогынтысы булачак, кайгырмагыз барысы да яхшы булыр. Аз булса да акча алачаксыз. Игезәкләр Мәхәббәт өлкәсендә сезне уңышлар көтә. Оптимист булып...

Кучкар


Бу атнада теләгегезгә ирешерсез. Атна башында якыннарыгыз белән бераз аңлашылмаучанлык булып алыр. Ял көннәрендә кунакка чакырулары мөмкин.

Үгезбозау


Саләмәтлегезне саклагыз, салкын тидерү куркынычы бар. Кемдер сезне яратып бетерми шуның йогынтысы булачак, кайгырмагыз барысы да яхшы булыр. Аз булса да акча алачаксыз.


Игезәкләр


Мәхәббәт өлкәсендә сезне уңышлар көтә. Оптимист булып елмаеп йөрерсез. Атна вакыйгаларга бай булачак. Яхшы хәбәр ишетерсез.


Кысла

Сез бу атнада игътибар үзәгендә. Сезгә әйләнә-тирәдәгеләр яратып комплементлар әйтерләр. Уңышлы сәфәргә барып кайтырсыз. Барысы да яхшы булачак.


Арыслан

Бу атнада сезгә җиңеллек килер. Атна башында бераз кәефегез төшсә дә үз-үзегезне кулга алып, тормышның матур якларын табып яшәрсез. Мәхәббәт ләззәтендә йөзәрсез. Атна уртасында финанс ярдәме килер. Ял көнне күрми торган якыннарыгыз белән кавышырсыз.


Кыз


Кемдер сезгә карата гайбәт сөйләп йөри, шул килеп ирешер. Әммә ул сүзләрнең дөрес түгеллеген белгәч тынычланырсыз. Сәламәтлек ягыннан бераз проблема күзәтелә, тын юлларын саклагыз, тешегез сызлавы бар.


Үлчәү

Бу атнада бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарсыз. Сезгә ниндидер бер кылган гамәлегез өчен рәхмәт әйтерләр. Дусларыгыз тарафыннан кунакка дәшү көтә. Мәхәббәт өлкәсендә дә ләззәтле минутлар булыр. Атна ахрында күңелле хәбәр килеп ирешә.


Чаян

Күптән борчылып йөргән проблемага ачыклык булыр. Туганнарыгызда күңелсез хәл булу сәбәпле бик кайгырырсыз.Ләкин ул вакытлыча гына булган вакыйга булачак. Сөтле ризыклар ашамый торыгыз, агулануыгыз бар. Атна ахрында кечкенә бүләк алырсыз.

Укчы


Аякларыгызны өшетмәгез, салкын тидерүегез бар. Йолдызлар сезгә татлы ризыклардан да тыелып торырга куша. Балалар белән бәйле борчылу калкып чыгачак. Бу көнне парсыз укчыларга үз тиңнәре очрарга мөмкин, тик игътибарлы гына булырга кирәк.

Кәҗәмөгез

Уңышлы атна. Сезгә һәр өлкәдә бәхет елмая, эш кешесе булсагыз премия биерләр, укучы яки студент икәнсез имтиханны яхшы билгесенә тапшырырсыз. Атна ахрында каядыр барып күңел ачу тойгысы булачак. Уйлана торыгыз.


Сукояр


Атна сезгә очрашулар вәгъдә итә. Алар төрле чараларда булырга мөмкин. Әйтик, театр да яки концерт залында. Яшълек дустыгызны очратырсыз. Бу атнада игелек кылсагыз, үзегезгә икенче атнада әйләнеп кайтачак. Кемгәдер күзегез төшәчәк диләр йолдызлар.


Балык
Сезне бу атнада бик яратырлар, эштә, өйдә ачык йөз белән каршы алачаклар. Сез ниндидер эшкә ният корасыз, ул һичшиксез барып чыгачак. Көтмәгәндә финанс ярдәме алырсыз. Атна ахрында сөю назларында йөзәрсез. Бу атнада гөл яки агач утыртсагыз ул шаулап үсәчәк. Бу атнада сезгә ялкау булмаска һәм юкка кәеф бозмаска куша йолдызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев