Чаллыда машина түбәсенә әйләнеп капланган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина түбәсенә әйләнеп капланган

Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә. Анда булган мәгълүматларга караганда, җиңел машинаның руль артында хатын-кыз булган. Икенче бер автомобильнең кискен рәвештә аның юлын кисеп узуы аркасында, хатын-кыз идарәне югалта, коймага килеп бәрелә, каршы як хәрәкәт "полосасы"на очып чыга һәм машина түбәсенә әйләнеп каплана. Бәхеткә әлеге хатын-кыз җиңелчә тән җәрәхәтләре...

Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә. Анда булган мәгълүматларга караганда, җиңел машинаның руль артында хатын-кыз булган. Икенче бер автомобильнең кискен рәвештә аның юлын кисеп узуы аркасында, хатын-кыз идарәне югалта, коймага килеп бәрелә, каршы як хәрәкәт "полосасы"на очып чыга һәм машина түбәсенә әйләнеп каплана. Бәхеткә әлеге хатын-кыз җиңелчә тән җәрәхәтләре генә ала. Һәлакәтнең бар булган нечкәлекләре тикшерелә.


Нет комментариев