Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар бушка яман шешкә тикшеренү үтте

Чаллының "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә инде икенче ел рәттән, ямен шеш авыруын алдан кисәтүне күз уңында тоткан, махсус акция оештырылды. Чара кысаларында шәһәрдәшләребез бушлай тәҗрибәле табиб-онкологлардан консультация алды. Узган елның ноябрендә белгечләр күкрәк бизе рагын ачыклауны максат итеп куйган булса, бүгенге чарада тире рагын тикшерделәр. Чөнки Чаллыда әлеге авыру, 2016...

Чаллының "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә инде икенче ел рәттән, ямен шеш авыруын алдан кисәтүне күз уңында тоткан, махсус акция оештырылды.

Чара кысаларында шәһәрдәшләребез бушлай тәҗрибәле табиб-онкологлардан консультация алды. Узган елның ноябрендә белгечләр күкрәк бизе рагын ачыклауны максат итеп куйган булса, бүгенге чарада тире рагын тикшерделәр. Чөнки Чаллыда әлеге авыру, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, беренче урынга чыккан. Бүгенге көндә Татарстанда 90 меңнән артык кеше яман шеш авырулары белән исәптә тора. Хатын-кызларда беренче урында - күк­рәктәге яман шеш, ирләрдә - простат бизе рагы. Рак авыруы куркыныч булуына карамастан, беренче стадияләрдә ачыкланганда кеше гомерен саклап калып була. Шул уңайдан табиблар һәр кешегә дә ел саен тикшеренү узарга кушалар, халык өчен төрле профилактик чаралар да үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев