Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игътибар: бәйге!

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта... Әйе, мәхәббәт чыннан да тылсымлы һәм илаһи көч. Шул илаһилыгы, бөеклеге белән күпме йөрәкләрне берләштерә, яраттыра, бәхетле итә бит ул. Сезнең дә сөю-мәхәббәт хисләрегез ташып тора, яратуыгызның иге-чиге юк һәм шушы бәхетегез турында бар җиһанга белгертәсегез киләме?! Алайса, сез, кичекмәстән,...

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...

Әйе, мәхәббәт чыннан да тылсымлы һәм илаһи көч. Шул илаһилыгы, бөеклеге белән күпме йөрәкләрне берләштерә, яраттыра, бәхетле итә бит ул. Сезнең дә сөю-мәхәббәт хисләрегез ташып тора, яратуыгызның иге-чиге юк һәм шушы бәхетегез турында бар җиһанга белгертәсегез киләме?! Алайса, сез, кичекмәстән, "Шәһри Чаллы" газетасы тарафыннан оештырылучы "Әй, икегез, икегез", - дип аталган бәйгедә катнашырга тиеш!
Конкурсның шартлары бик гади: үз парыгыз белән төшкән иң шәп һәм оригиналь фотоны сайлап аласыз да, аның астына берничә җөмлә белән танышу тарихыгыгыз хакында язасыз.
Аларны газетаның "ВКонтакте" төркемендәге альбомына яисә 8-909-311-88-50 whats app номерына җибәрергән мөмкин. Җиңүчене иң күп лайк җыйган өч кеше арасыннан үзебез сайлап алачакбыз. Беренче урынны алучыны Җиңү паркында урнашкан "Күзәтү боҗрасы" аттракционына 2 кешелек билет көтә! Бәйге 15 июньгә кадәр дәвам итә. Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев