Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәфыйк Таҗетдиновның кызы Диана: «Бу көн минем өчен иң кайгылысы»

Кичә Татарстанның халык артисты, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор, виртуоз инструменталист Рәфыйк Таҗетдинов якты дөньядан китте. Кызганыч, соң ачыкланган яман чирне җиңә алмаган ул. Җырчы Диана Тәҗетдинова социаль челтәрендәге рәсми битендә: "Бу көн минем өчен иң кайгылысы", - дип куйган. Монычы биргән интервьюсында Диана әтисен иҗатта да, тормышта да иң...

- Əтием минем өчен шат кына. Ул мине шундый итеп, берсенә дә охшамаган итеп тәрбияләде. Әтием үзе дә башкалардан аерылып тора, без - аның кызлары да шундый. Ул яктан мин әтигә охшаганмын. Без кечкенә чакта ул Ауропа буйлап гастрольләрдә йөри иде. Кайткан саен безгә матур, кешедә булмаган киемнәр алып кайтты. Мәктәптә укыганда ук миндә тезгә кадәр ал, яшел итекләр бар иде. Ул оригиналь күлмәкләрнең саны!.. Игезәк сеңелләрем бар, аларга 17 яшь. Алар миңа караганда да оригинальрәк. Əти безне бик ярата һәм безнең өчен тырыша, - дип әйткән иде Диана күптән түгел биргән интервьюсында.

Барлык сәнгать әһелләре дә Рәфыйк әфәндене матур сүзләр белән искә ала. Урыны оҗмахта булсын.
Олуг музыкантның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Азалия ИСМƏГЫЙЛЕВА http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев