Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина Татарстанда банк системасындагы вазгыятькә ачыклык кертте. «Татфондбанкта вакытлы администрация булдырылуын, кредиторларның акчаларын кайтаруга мораторий кертелүен әйтә алам. Ә бу исә
гражданнар яңа елга кадәр иминиятләштерелгән сумма кысаларында акчаларын алачак, дигән сүз», - дип билгеләп үтте Эльвира Нәбиуллина. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, гадәттә Үзәк банк базарның аерым катнашучыларына карата фикерен белдереп тормый.
Нет комментариев