Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Евровидение-2017"дә йөрәк авырулы Португалия конкурсанты җиңде

"Евровидение-2017" халыкара җыр бәйгесендә Португалиядән Сальвадор Собрал җиңүгә лаек булды. Җырчы жюри әгъзаларыннан һәм 42 илнең тамашачыларыннан иң күп тавыш җыеп, 758 бал туплаган. Икенче урында Болгария җырчысы, 17 яшьлек Кристиан Костов (615 очко) һәм өченчедә Молдавиядән "SunStroke Project" коллективы (374 балл). 27 яшьлек Португалия вәкиле Сальвадор Собрал туган телендә...

"Евровидение-2017" халыкара җыр бәйгесендә Португалиядән Сальвадор Собрал җиңүгә лаек булды.

Җырчы жюри әгъзаларыннан һәм 42 илнең тамашачыларыннан иң күп тавыш җыеп, 758 бал туплаган. Икенче урында Болгария җырчысы, 17 яшьлек Кристиан Костов (615 очко) һәм өченчедә Молдавиядән "SunStroke Project" коллективы (374 балл).

27 яшьлек Португалия вәкиле Сальвадор Собрал туган телендә йөрәктән чыккан мәхәббәт хисе турында лирик җыр башкарган. Җырчының үзендә дә йөрәк зәгыйфлеге (порок сердца) авыруы. Көнбатыш матбугат чаралары белдерүенчә, аңа кичекмәстән яңа йөрәк күчертеп утыртырга кирәк. Шуңа да бәйгене оештыручылар Сальсвадорны артык борчымаска тырышкан. Аны репитициягә дә чакырмый, турыдан-туры төп чыгышка гына чакырганнар. Сәхнә дә вакытта аның чыгышын, прожекторлар һәм көчле утлар кулланмый гына ясаганнар.

Җиңүче үз иленә кайткач музыкаль эшчәнлеген дәвам итәргә ниятли. Ул иҗади турга юнәлеп, альбом язмакчы була.

Быел "Евровидение"дә 43 илдән музыкантлар катнашырга тиеш иде. Әмма Киевтагы бәйге әле башланганчыга кадәр үк, Россия катнашучысы Юлия Самойлова белән җәнҗал чыкты. Украина хөкүмәте Самойловага Кырымда чыгыш ясаган өчен илгә керергә рөхсәт бирмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев