Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коръән уку конкурсы

20 мартта Түбән Кама каласы җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку конкурсы уздырыла. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә белдерелде. Бәйгедә катнашучылар исә биш номинациядә көч сынашачак: - 7 яшькә кадәр (Коръәннән үзләре теләгән сүрәләрне яттан сөйләү); - 12 яшькә кадәр (Коръәннең 30 нчы өлешенең яртысын яттан уку); - 17...

20 мартта Түбән Кама каласы җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку конкурсы уздырыла. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә белдерелде.

Бәйгедә катнашучылар исә биш номинациядә көч сынашачак:
- 7 яшькә кадәр (Коръәннән үзләре теләгән сүрәләрне яттан сөйләү);
- 12 яшькә кадәр (Коръәннең 30 нчы өлешенең яртысын яттан уку);
- 17 яшькә кадәр (Коръәннең 30 нчы өлешен яттан сөйләү);
- 17 яшькә кадәр (Коръәннең 29 нчы, 30 нчы өлешләрен яттан сөйләү);
- 17 яшькә кадәр (Коръәннең 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы өлешләрен яттан сөйләү).

Бәйгедә ир һәм кыз балалар бер номинациядә генә катнаша ала. Үзен сынап карарга теләүчеләр 15 мартка кадәр гаризаларын җибәрергә тиеш. Элемтә өчен телефон номерлары:
8-987-293-04-63 - Габделкәрим хәзрәт (ир-егетләр өчен),
8-917-295-31-38 - Алсу ханым (кыз балалар өчен).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев