Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнкарада татар композиторы Эльмира Галимова музыкасы яңгырый

Бүген Әнкарада (Төркия) "Төрки дөньяның хатын-кыз композиторлары" дип аталган концертта татар композиторы, М.Җәлил премиясе лауреаты, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимованың музыкасы да яңгыраячак. Бу хакта кичә Эльмира Галимованың Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән иҗат кичәсендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйтте. Эльмира Галимова үзенең...

Бүген Әнкарада (Төркия) "Төрки дөньяның хатын-кыз композиторлары" дип аталган концертта татар композиторы, М.Җәлил премиясе лауреаты, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимованың музыкасы да яңгыраячак. Бу хакта кичә Эльмира Галимованың Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән иҗат кичәсендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйтте.

Эльмира Галимова үзенең иҗат кичәсеннән соң туры Төркиягә очты. "Мине Төркиядән оештыручылар үзләре чакырды. Концерт өчен үземнең яңа әсәремне тәкъдим иттем", - диде Эльмира.

Мәдәни чараны ТЮРКСОЙ Төрки мәдәният халыкара оешмасы уздыра.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X