Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия очучысын атып үтерүдә шикләнелгән төрек хәрбие биш елга хөкем ителде

2015 елда Русия очучысын атып үтерү өчен җаваплылыкны үз өстенә алган Алпарслан Челик биш ел төрмәгә хөкем ителде. Hurriet басмасы хәбәр итүенчә, әлеге карарны мәхкәмә канунсыз корал саклау өчен чыгарган. Челикның адвокаты Мурад Устюндак сүзләренчә, мәхкәмә аның Русия очучысы үлемендә катнашуы турындагы эшне карамаган. Әлеге эш нигезендә тикшерү дәвам итә...

2015 елда Русия очучысын атып үтерү өчен җаваплылыкны үз өстенә алган Алпарслан Челик биш ел төрмәгә хөкем ителде. Hurriet басмасы хәбәр итүенчә, әлеге карарны мәхкәмә канунсыз корал саклау өчен чыгарган.

Челикның адвокаты Мурад Устюндак сүзләренчә, мәхкәмә аның Русия очучысы үлемендә катнашуы турындагы эшне карамаган. Әлеге эш нигезендә тикшерү дәвам итә диелә.2015 елның 24 ноябрендә Сүрия-Төркия чигендә Русиянең Су-24 һөҗүм очкычы бәреп төшерелде. Очучы Олег Пешков һәлак булды. Ул катапульт ярдәмендә очкычтан чыга алды, ләкин җирдән атып үтерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев