Светлана Анисимова: «Хыялым чынга ашты – мин хәзер тәрбияче дә, укытучы да!» Фотолар
Республикада, шәһәребездә татар телен саклау һәм үстерүгә зур әһәмият бирелү, моның өчен зур тырышлык куеп, төрле алымнар куллану, үз телебездә сөйләшүче балаларны кызыксынып та, сокланып та күзәтү күңелләрне сөендереп кенә калмыйча, иңнәргә хыял канатлары куйгандай итә, дисәм, бу һич тә арттыру булмас.
Чыннан да шулай. Безгә, татар булуыбыз белән чын мәгънәсендә горурланып гомер кичергән өлкән буынга, хәзер инде онык һәм оныкчыкларның матур итеп үз телебездә шигырьләр, әкиятләр сөйләүләрен ишетү дә зур бәхет бит. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең милли киемнәр киеп, кыю адымнар белән, шатланып сәхнәгә шигырь сөйләргә чыгуларын, бәйге-конкурсларда призлы урыннар алуларын күрү искиткеч рәхәт. Язмам да шулар хакында.
Оясында ни күрсә...
«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – диләр. Баланың теле: «Әни! Әти!» – дип ачылса, гаиләдә туган телебезгә өстенлек бирелсә, милләтебез каршында ата-ананың да йөзе ак була, минемчә. Улым Таһир белән киленем Айгөл гаиләсендә бу нисбәттән хәлләр әйбәт, шөкер. Ике оныгым – Мәдинә белән Мәрьямнең телләре ана телебездә ачылуына куанып бетә алмадым. Тел ачылу бер хәл, алга таба да зур эшләр көтә бит әле безне...
Мәдинәбез, өч яше тулыр-тулмас, Яңа шәһәрнең 4 комплексында урнашкан 102 нче «Йолдызлык» балаларның танып белү-сөйләм юнәлеше буенча үсеше эшчәнлеген өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы»на йөри башлагач, рус балалары арасында ана телен онытып бетерерме инде, дип кайгыруыбыз юкка гына булган. Шәһәр күләмендә бар яктан да үрнәк, алгы сызыкта баручы бакча булып чыкты ул. Биредә белем бирү белән беррәттән, сөйләм телен үстерүгә дә зур тырышлык куючы, ихлас күңелдән үз эшенә бирелгән педагоглар, тәрбиячеләр эшләвен күрү шик-шөбһәләрне бик тиз таратты. Бәдртдинова Раилә Ринат кызы җитәкчелегендәге зур команда, бер йодрыкка тупланып, зур, уртак максатлар куеп эшли.
«Татарчага өйрәтәм мин аларны»
Оныгыбыз исә үз төркемендә татар малайлары-кызлары булуына бик шатланса да, аларның күбрәк русча сөйләшүләренә чын-чынлап кайгырды. «Татарчага өйрәтәм мин аларны», – дип тә куйды хәтта.
Ә көннәрдән бер көнне кызыбыз бакчасыннан кош тоткан кебек канатланып кайтты. Ашыга-ашыга безне бергә җыеп утыртты да ятлаган шигырен сөйләп күрсәтте. Дөрес, шомартасы җирләре бар-барын, әмма бу аңа беренче уңыш китергән шигырь булып хәтердә уелып калды. Ямаш Игәнәйнең «Әти кайтыр эштән» дигән шигыре иде ул. Бик мәгънәле, үз яшенә туры килә торган нәфис сүз. Өч яшендә зур сәхнәдә шуны сөйләп, шәһәр конкурсында призлы урынны яулады бала. Алга таба Яр Чаллы Язучылар берлеге рәисе, танылган шагыйребез Факил Сафинның «Тәрбияче апа» шигырен ятлап сөйләве күңелгә аеруча хуш килде. Менә шунда зур кызыксыну туды миндә: безгә әллә ни мәшәкать тә калдырырлык итмичә, шигырьләрен дә үзе табып, аны балага сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүче тәрбияче кем соң ул? Аның исеме кызыбызның теленнән дә төшеп тормый анысы, гел шуны сөйли.
Светлана Григорьевна Анисимова икәнен белсәм дә, үзен күреп, аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килү теләге тынгылык бирмәде миңа. Ниһаять, кызыбыз «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында «Кызыл төлке» республика конкурсында Лиана Әмирханованың «Үсәсем килә минем» шигырен сөйләп, 1 нче урынны алган көнне очраштык та, бу форсатны кулдан ычкындырасы килмичә, аның белән әңгәмә корырга булдык. Мәдинәбезнең җиңү яулавына ничек сөенгәнен күрсәгез иде сез аның! Менә ичмасам чын тәрбияче-педагог! Хезмәте өчен без аны мактыйбыз, ә ул Мәдинә өчен безгә рәхмәт әйтә. Якшәмбе көнен тулысы белән шушы чарага багышлады бит ул.
Гаиләсе – таянычы, ныклы терәге
Светлана Григорьевна 1968 елны Түбән Кама шәһәрендә туган. Гаилә шул ук елны әтисенең туган җире – Зәй районының Әхмәт авылына кайтып төпләнә. Урта мәктәпне күрше Кадер авылында укып тәмамлый Светлана. Кечкенәдән үк йә тәрбияче, йә укытучы булырга хыяллана: курчакларына хәреф «өйрәтеп», рәсемнәр күрсәтеп аңлата, аларга билгеләр куя. Абыйсы Сергейга, апасы Мариягә ятларга бирелгән шигырьләрне ул да тиз генә отып ала. Әбиләренә кунакка кергәч, шуларны урындыкка басып сөйләргә ярата. Сигез яшькә кече энесе Юрийны да бик тырышып «мәктәпкә әзерли».
Кечкенәдән әдәбиятка тартыла Светлана, мәктәптән кайтышлый ук китапханәгә юл тота. Үсә барган саен үзенең артык тыйнак, кыюсыз кызга әйләнүен дә яшерми. Шуңа күрә дә, балалар белән эшли башлагач, аларда кыюлык, үз сәләтеңне күрсәтә белү, кеше алдында чыгыш ясаудан курыкмау кебек сыйфатларны тәрбияләргә омтыла ул.
Мәктәп еллары артта кала, алда – күп өметләр баглаган якты киләчәк. Урта мәктәптән соң Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә Светлана. Аны тәмамлап, рус теле һәм татар теле укытучысы белгечлеген ала. Авылда укытучы булып эшләүче Сергей исемле егеткә кияүгә чыгып, гаиләдә ике ир бала тәрбияләп үстерәләр.
Гаилә 1992 елда Яр Чаллыга күченеп килгәч, Светлана Григорьевна ул вакытта татар мәктәбе саналган, чын татар мохите булдырылган 18 нче урта мәктәптә рус теле һәм татар теле укытучысы булып эшли башлый. Ул еллар турында күңелендә җылы хатирәләр саклый педагог.
Тормыш иптәше Сергей Михайлович исә, шәһәргә күченгәч, һөнәрен үзгәртеп, эретеп ябыштыручы хезмәтен үзләштерә, төрле предприятиеләрдә шул юнәлештә эшли. «Куллары алтын аның – нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Кирәк икән, гаиләгә тәмле итеп ашарга да пешереп куя. Бакчабызда һәр кирпечен үз куллары белән салып, матур өй җиткереп куйды, мичен дә үзе чыгарды. Өлкән улыбыз Владимир – Яр Чаллы шәһәрендә, кечесе Владислав Санкт-Петербургта инженер-конструктор һәм инженер-программист һөнәрләре буенча эшлиләр. Гаиләм – таянычым, ныклы терәгем», – ди Светлана Григорьевна.
Гомер дигәнең ага да ага
... Гомер дигәнең ага да ага, һич туктатырмын димә. Инде менә аның 102 нче балалар бакчасында эшли башлавына да 13 ел узып киткән. Унбер ел тәрбияче булып эшләгәч, аңа балаларга татар телен өйрәтү буенча педагог вазифасын йөклиләр. Дөрес, ул аңа кадәр дә туган телебезне саклау һәм үстерүгә үзенең лаеклы өлешен кертә.
– Хыялым чынга ашты – мин хәзер тәрбияче дә, укытучы да! Безнең балалар бакчасы һәрвакыт гөрләп тора. Әти-әниләр белән берлектә төрле чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар, бәйгеләр оештырыла. Кызганыч, татар балаларының бик азы гына үз туган телендә сөйләшә, әмма алар һәр төркемдә бар, шунысы куанычлы. Арадан чүпләп алырга туры килә, билгеле. Мәдинәнең исә саф татар телендә аралашуы башта ук игътибарымны үзенә җәлеп итте. Һәм мин рәхәтләнеп аңа шигырьләр ятлата башладым. «Тел чарлатыр» өчен төркемнәргә алып кереп сөйләтә идем. Өч яшендә зур сәхнәгә чыкты бала. Биш яше тулганчы ул инде дистәдән артык бәйгедә катнашып, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, I–III дәрәҗә Дипломнарга ия булды, лауреат исемнәрен алды. Төбәк, республика һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән «ХХI гасыр йолдызчыклары», «Ак кыш», «Беренче адымнар», «Мәдәният – безнең байлыгыбыз», «Шигърият дөньясында», «Бәхет йолдызы», «Сәхнә көзгесе», «Кызыл төлке», Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган һәм башка конкурсларда бик яратып кабул иттеләр Мәдинәбезнең чыгышларын. Аның әти-әнисе – Нуртдиновлар гаиләсе һәрвакыт баланы бәйгеләргә яхшылап әзерләүдә булышлык күрсәтеп, уңышларына сөенеп, үсендереп торалар. Бары тик шулай берлектә эшләгәндә генә килә ул көткән нәтиҗәләр. Бәйгеләрдә зур уңышларга ирешүчеләрдән шулай ук Әхмәдиев Азамат, Зарипова Алинә, Шаяхкамова Ләләне дә атап үтәсем килә, алар да – иң шәпләр, минем таянычларым!
Күмәк көч таулар күчерә
Мөдиребез Раилә Ринат кызы һәм өлкән тәрбиячебез Эльза Мансур кызы – бакчабызда оештырылган барлык чараларның югары дәрәҗәдә узуына бик җитди, таләпчән карыйлар, төпле киңәшләрен бирәләр. Һәр чыгышның сәхнәгә куелышы, декорацияләр, костюмнар, интерьер, музыка бизәлеше – барысын да күз уңында тоталар. Кулга-кул тотынып, дус-тату эшләү барыбызга да рәхәт, – ди педагог Светлана Григорьевна. – Бик җаваплы, бик катлаулы, әмма да бик мавыктыргыч сабыйлар белән эшләве. Татарча белүче, саф татарча сөйләшүче балалар күбрәк булсын иде. Ә без, үз чиратыбызда, алга таба да аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә көчебезне кызганмабыз. Балаларына ана телен өйрәткән әти-әниләргә чиксез рәхмәтлемен. Күмәк көч таулар күчерә, ди халык.
«Йолдызлык» балалар бакчасы коллективы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә, сөйләм телен үстерүдә башкаларга да үрнәк булырлык, биниһая зур эшләр башкара. Моның өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Аларга киләчәк эшләрендә дә уңышлар телик.
Җаны-тәне белән ана телебезнең язмышын кайгыртып яшәүче мондый патриотларыбыз булганда, милләтебез алга таба да яшәр!
Фотолар шәхси архивтан алынды
Гөлшат Нуртдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев