Шифаханәләр яңартыла
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе буенча республикада махсус программа нигезендә шифаханәләр яңартылачак. Киләсе ике ел эчендә Татарстанда 197 сәламәтлек саклау учреждениесен модернизацияләү планлаштырыла. Аларның 75е быел ук танымаслык итеп яңартылачак. Ике елга исәпләнгән әлеге программаны тормышка ашыру 7,5 миллиард сумга төшәчәк. Беренче чиратта Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге...
"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге карарына ил күләмендә тиңдәш юк. Безнең төп максат - шифаханәләрдәге чиратларны бетерү һәм медицина хезмәтләрен пациентларга мөмкин кадәр күбрәк ориентлаштыру. Әлеге проектның тагын бер максаты - медицина хезмәтләрен уңайлы итү һәм аларның сыйфатын арттыру һәм шулар нәтиҗәсендә авыруларның канәгать калуларына ирешү", - ди ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.
Бүгенге көндә республикада 103 амбулатор-шифаханә эшли. Алар 3 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә. 84 шифаханәне төзекләндерергә кирәк. Мондый учреждениеләрнең күпчелеге Чаллы, Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә. "2017 елда 75 медицина объектында ремонт ясалачак. Алар теркәлгән халык саныннан, җиһазларның искерү дәрәҗәсеннән һәм "Халык контроле" системасы аша кергән шикаятьләрдән чыгып сайлап алынды. 2018 елда исә махсус учреждениеләр һәм хатын-кыз консультацияләре төзекләндереләчәк", - ди министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев